Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 14:23

Урам юллары төзекләнә

Илкүләм проект

Урам юллары төзекләнә

Район үзәгендә һәм якын тирә авылларда урам юлларын ремонтлау дәвам итә. Кайбер урыннарда бу эш тәмамланды да инде.

Япарка авылының Үрге урамында «Гранд-Агро» җәмгыяте 500 метрда башта кюветлар ярды, су агызу торбалары салды. Юлны вак таш түшәп, тигезләп, катокладылар. Өске катламга ком-таш катнашмасы салдылар. Җыенысы 797800 сумнан артыграк акча үзләштерелде.

«Инвестстрой Уфа» һәм «Инфодор-Строй» җәмгыятьләре шундый ук эшләрне Тарабердино авылының Мәктәп һәм Почта урамнарында башкара. Мәктәп урамында 500 метр юлны ремонтлауга 700 мең сум акча бүленгән. Почта урамында 800 метр юлны төзекләндергәннәр. Биредә эшләр күләме 1 миллион 213446 сумлык булган.

Өйрәнү хуҗалыгы авылында яшәүчеләр күњптән инде юлның начарлыгына зарланалар иде. Хәзер «Алина» җәмгыяте 850 метрда авылга керү һәм Кече урам юлларын ремонтлады. Эшләрнең гомуми суммасы 1 миллион 640 мең сум тәшкил итте.

Ремонтка акча районның юл фондыннан бүленде.

Район үзәгендә яшәүчеләр өчен дә күңелле вакыйга булды. Большевик урамына яңа асфальт юл түшәлде.

А. НИЛОВ.

Автор фотосы.
Читайте нас: