Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 13:56

Җирле телевидениегә – ун ел

Җирле телевидениегә – ун ел

Бүген кеше тормышының шактый вакыты телевидение, радио һәм интернетта үтә. Республиканың күп районнарында (шул исәптә бездә дә) күптән инде үз телевидениесе бар. Бу – заман таләбе.

1 июльдә район телевидениесе коллективыүзенең унъеллык юбилеен билгели. Массаүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, яңа башлангычлар, рәхмәтле тамашачылар телибез.

Эфирда кыр һәм терлекчелек алдынгылары, җитештерүчеләр турында тапшырулар байтак. Сюжетларда район һәм республика яңалыклары, мәдәниятһәм спорт, райондашларның тормышы – һәммәсе дә чагылыш таба. Телевизор караучылар үтенече буенча әзерләнгән котлаулар тапшыруы да зур популярлыкка ия.

Коллективта егәрле, инициативалы, бердәм яшь кызларһәм егетләр эшли. Телевидениедә эшләү зур белемлелек, укымышлылык, вакыйгаларга җитез җавап бирү һәм карар кабул итүне таләп итә. Катлаулы булса да, кызыклы, иҗади эш ул. Яңалыклар әзерләү, редакция биреме буенча сюжетлар төшерергә чыгу, материалларны туплау һәм эшкәртү, синхроннарны расшифровкалау, текстлар язу һәм сюжетларның тавышын яздыру – биредәге хезмәткәрләрнең төп бурычы.

Корреспондентлар Ирина Арсланова, Айгөл Вәлиева, видеооператор Руслан Латыйпов, видеоинженер Павел Лихацкий, реклама буенча корреспондент Альбина Мосабирова, водитель Александр Тимофеев – нәкъ шушы кешеләр, вакыт белән исәпләшмичә, коллективыбызда хезмәт сала. Бүген коллективны Вадим Исламов җитәкли.

Бәйрәмегез белән сезне, хезмәттәшләр!

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: