Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2019, 14:05

Хыялымдагы шәһәр

Хыялымдагы шәһәр


«Казан! Ничәнчегә баруыңа карамастан, бу шәһәргә юл тотканда күңел һаман ниндидер бер тылсым һәм әкият көтә. Яраткан шәһәремә өченче баруым инде. Барган саен аңлатып бирә алмаслык соклану хисе били, гүя йортыма кайтам! Таң калдыргыч Кол-Шәриф, Бауман урамы буенча йөрү, күңелне тынычландыра алучы борынгы мәчетләр... Елга буе көндезләрен дә, төннәрен дә матур: йөрәккә ятышлы көй агыла, биюче парлар, фонтаннар һәм тере яшел скульптуралар, Казан елгасының сафландыручы һавасы һәм әкияти, хәтта космик иллюминация... Урамнар архитектура һәм һәйкәлләре белән хушны ала. Һәм, әлбәттә, Горький исемендәге парктагы төсле музыка фонтаны. Кабан күле һәм Казанның иң биек фотаны да беркемне битараф калдырмый. Казан елгасы күпере буйлап җәяүләп йөресәгез дә үкенмәссез. Биредә гаҗәеп манзара ачыла, Кырлай паркына да кагылыгыз. Аннары Ривьера аквапаркына юлланыгыз. Монда баш әйләндергеч таучыклардан төшеп, бассейннарда йөзеп, адреналин алыгыз. Һәм, ниһаять, Казанның «күренекле» мәчесе корсагын сыпырып һәм танылган Шүрәленең мөгезенә кагылып теләк теләргә дә (кабат монда кайтырга) була.

Хушлашканда берникадәр моңсу, тик күңелне кабат очрашуга булган ышаныч җылыта. Казаным – син мәңге минем йөрәгемдә! Беренчегә баручылар табылса, алар да, һичшиксез, бу шәһәрне яратачаклар дип уйлыйм».

Хөрмәтле укучылар! Ә сезнең ялыгыз ничек үтә? Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллагыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: