Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2019, 14:47

Радий Хәбиров "Торатау җыены"нда катнашты

Радий Хәбиров "Торатау җыены"нда катнашты

Фото: "Башинформ" сайтыннан.

Бүген Ишембай районындагы Торатау тавы итәгендә беренче тапкыр «Торатау җыены» республика бәйрәме уза. Анда район халкы гына түгел, Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарыннан килгән күпсанлы кунаклар, шулай ук V Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары да катнаша.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Торатау итәгенә чәчәкләр салды, кул эшләре күргәзмәсе белән танышты.
Бәйрәмгә бөтен республикадан 50 меңгә якын тамашачы җыелган, алар өчен оештыручылар бай программа әзерләгән.
Чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлап, Радий Хәбиров үзе өчен изге Торатау итәгендә булуның зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык икәнен билгеләп үтте.
- Бу - минем өчен туган җир. Моннан ерак түгел әти-әнием җирләнгән. Мин халык тату, бай һәм бәхетле яшәсен өчен барысын да эшләячәкмен. Алга, Башкортстан! — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Башкортстанның иң фидакарь хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар исеменнән Радий Хәбировка кече ватаннарына игътибары өчен муниципалитет башлыгы Азамат Абдрахманов рәхмәт белдерде. «Без Сезнең ярдәмегезне көн саен тоябыз», — дип билгеләп үтте ул.
Бөтендөнья башкортлары корылтае чакыруы буенча Башкортстанга килгән Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин республика җитәкчелегенә һәм халыкка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да тынычлык һәм дуслык бәйрәме белән котлады.
Тамашачылар легендар сармат ханбикәсе Зәрин турындагы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән «Сарматлар варислары» дигән театральләштерелгән тамаша карады.
Радий Хәбиров һәм бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары барлык тамашачылар белән бергә "Ылак" милли ат уенын карады. Биредә Ишембай, Баймак һәм Бөрҗән районнары спортчылары көч сынашты.

Читайте нас: