Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2019, 20:50

Радий Хәбиров чокырларны ямаудан канәгать түгел

Радий Хәбиров чокырларны ямаудан канәгать түгел

Фото: "Башинформ" сайтыннан.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров бүген «Фейсбук»тагы битендә, Уфада үткәрелгән чокыр ремонты сыйфаты мине канәгатьләндерми, дип белдерде. Шулай ук ул "Юл эксперты" программасына кертелгән, янәсе, ремонт ясалган фоторәсемнәрнең чынбарлыкка туры килмәвенә шәхсән үзе инанган.
"Чокырларны ямау ремонты сыйфаты әлегә канәгатьләндерми. Муниципалитетлардагы кайбер коллегалар, матур отчет язсаң, проблема үзеннән-үзе хәл ителер, дигән өметтә яши, күрәсең.
Бүген мин Уфа урамнары буйлап йөрдем, алар буенча шелтәләр күп. Кешеләр эш сыйфатына зарлана. Эшне 80 процент тәмамлау турында белдерүче дә юк", - дип язган Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, башкарылган ремонт сыйфат нормативларына җавап бирми.

Читайте нас: