Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 18:05

Мавыктыргыч һәм фәһемле сәяхәт

Мавыктыргыч һәм фәһемле сәяхәт

Соль-Илецк курортын кушнаренколылар күптәннән үз итте. Шушы көннәрдә генә Дәүләтшиннар, Мортазиннар һәм Вилдановлар гаиләләре дә нәкъ шунда ял итә дигән хәбәр килде.

–Өч буын вәкилләре – әниебез Винера, без, кызлары Лиана һәм Алина, балаларыбыз Аделина, Айлина, Мираль, Илнар һәм Илвир Соль-Илецкийда ял итәбез. Табигатьнең гүзәл бу почмагы безгә чыннан да ошады. Балаларыбыз көннәр, минутлар санап көтеп алган сәяхәт бу. Алар әйтүенчә, мондагы һава да икенче төрле. Суда коенганнан соң, гадәттә, балалар арыйлар, ә безнекеләр киресенчә, көч һәм егәрлек туплыйлар. Төрле матур урыннарда булдык. Сабыйларыбыз өчен сәяхәт мавыктыргыч кына түгел, фәһемле дә булыр дип ышанабыз, – дип язалар алар.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ә сез ялыгызны кайда өткәрәсез? Сәяхәтегезне тасвирлаган фоторәсемнәрегез белән хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллагыз.


Читайте нас: