Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2019, 17:45

Алина +Дима = мәхәббәт

Алина +Дима = мәхәббәт

Ниһаять, гашыйклар өчен иң гүзәл чор – гаилә кору, үз ояңны булдыру һәм мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен вакыт килеп тә җитте. Ни өчен яшьләр арасында җәй айлары моның өчен иң яхшысы дип санала? Әлеге сорауга анык кына җавап юк. Бәлки, бу чорда парлар барлык матурлыгы белән күренүгә, иң чагу фоторәсемнәр төшеп булгангадыр.

Күптән түгел райондашыбыз, Кушнаренко телевидениесе хезмәткәре Алина Мостафина һәм Омск шәһәре егете Дмитрий Болдырев туй ясадылар. Аларның беренче уртак гаилә бәйрәменә ике яктан да туганнары һәм якыннары җыелды.

–Туебызны бихисап туганнар җыелган, төрле конкурслар белән узган һәм ак күлмәкле гадәти тантана итеп күрергә теләдек. Вакыт ага, шуңа күрә матур мизгелләрнең кадерен белергә кирәк. Туй көнебез дә тормышыбызның иң гүзәл бер вакыйгасы. Кадерле әти-әниләребез һәм абыйларыбыз ярдәме белән ул онытылмас истәлеккә әверелде. Аларга чиксез рәхмәтлебез! – ди Алина.

Кыз белән егет интернетта таныша. Озак вакыт язышып аралашалар, аннары очрашалар һәм бер-берсенә гашыйк булалар.

Алина һәм Дмитрий Болдыревлар киләчәккә зур планнар белән яши. Әлеге вакытта алар район үзәгендә кунакта. Аларга бәхетле һәм озын гомер, корычтай сәламәтлек һәм тормышта уңышларга гына ирешүләрен телибез. Бер-берегезгә җан атып, кадерләрегезне белеп яшәгез! Ә мәхәббәтегез еллар узган саен ныгысын гына.


Читайте нас: