Яңа көн
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 июнь 2019, 16:20

Картәнидә кунакта

Картәнидә кунакта

Һәркемнең картәнисе булган, әмма барысы да аларның дөньяда булуы чиксез олы бәхет икәненә төшенеп җитә алмый. Акыллы киңәшләрен бирүче, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы, үзе белгәннәренә өйрәтүче олы җанлы затлар алар. Ә оныклары өчен ничек өзелеп торалар! Бу фоторәсемнәр минем картәни-картәти кочагында үткән бәхетле чакларны исемә төшерде. Эх, нинди күңелле чаклар булган!..


Гүзәл һәм Роберт Латыйповларның өч оныгы бар. Өлкәннәре Самира инде күптән хуҗалык эшләрендә ярдәм итә: идән юа, чебешләр караша һәм, һичшиксез, кече туганнары Азалия белән Аланны тәрбияләшә.

– Картәниебез иң матуры һәм иң акыллысы. Биредә беркайчан да күңелсез булмый. Монда шатланып кайтабыз, чөнки безне яратып көтеп алалар. Картәнием әле дә безгә әкиятләр укый, төрле тарихлар сљйли. Ул һәрвакыт елмаеп тора, шуңа да яшь күренә, – ди Самира.

Фоторәсемнәр буенча Латыйповларның оныклары, җәйне чыннан да күңелле үткәрүен күрәбез. Шунысы сөенечле, алар әле кечкенә булсалар да, өлкәннәрнең әһәмиятен дөрес билгели белә, аларга хөрмәт белән карый. Аларга карап: «Бәхетле балачак юлдаш булсын сезгә, картәни-картәти кочагында үсәргә язсын!» – диясе килә.

Читайте нас: