Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 июнь 2019, 11:25

Шат күңелле игезәк кызлар

«Шулкадәр миңа син охшаган»

Шат күңелле игезәк кызлар

Чираттагы игезәкләребез Кушнаренко сылулары – Юлия һәм Алия Латыйповалар. Уналты яшьлек бу мөлаем кызлар 1нче урта мәктәп укучылары.


– Игезәкләребез 2002 елның 19 ноябрендә дөньяга килде. Алар шаян, күпне белергә телңүче тиктормас җаннар. Ике ел гимнастика белән шөгыльләнделәр, әмма сәнгать кызларны үзенәныграк тартты. Бераздан Алия кул көрәшенә йөрде, волейболны үз итте, «Яшь армиячеләр» сафына керде. Юлия исә быел балалар музыка мәктәбенең «Декоратив-кулланма иҗат» бүлеген кызыл дипломга тәмамлады. Алда аларны Бердәм дәүләт имтиханнары өтә. Кызларыбызга бу сынауны уңышлы үтеп, һөнәрләрен дөрес сайлауларын телибез.

Гаиләбездә 2009 елда тагын бер кызыбыз туды. Ул да апалары кебек үк җаваплы, яхшы билгеләргә генә укый. Бар җирдә дә өлгерә, мандолинада уйный, – дип сөйләделәр игезәкләрнең әти-әнисе Гүзәл һәм Таһир Латыйповлар.

Игезәк кызларга тормышта уңыш һәм бәхетле очракларга юлыгуларын гына телибез. Әлеге кебек тормышны сөючән, изге күңелле һәм ярдәмчел булып калыгыз!
Читайте нас: