Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2019, 14:13

Сандугачларыбызны котлыйбыз!

Сандугачларыбызны котлыйбыз!

Җәй ял чоры булуга карамастан, район мәдәният йортының иҗади коллективлары төрле конкурсларда катнашудан туктамый. «Соловушки» рус җыры ансамбле әгъзалары (җитәкчесе Гөлназ Ханнанова) Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Төбәкара рус җыры һәм такмагы бәйрәмендә катнаштылар.


Конкурска республикадан гына түгел, Свердловск өлкәсенең Екатеринбург, Новоуральск, Качканар һәм Чиләбе шәһәрләреннән, Волгоград өлкәсенең Сосновский, Кусинский районнарыннан һәм Волжский шәһәреннән дә кунаклар җыелды.

Өч көн дәвам иткән бәйгенең нәтиҗәләре дә сөенечле. Безнең «Соловушки» ансамбле өченче дәрәҗә диплом белән, ә җитәкчеләре Гөлназ Ханнанова икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Сандугачларыбызны ихлас котлыйбыз һәм иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!

Фото ансамбль коллективы архивыннан.


Читайте нас: