Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 июнь 2019, 12:15

Искиткеч ял

Искиткеч ял

«Кызыл таң» республика гәзитендә эшләүче хезмәттәшебез Резида Вәлитова кызы Лиза белән Абхазиягә сәяхәткә бару тәэссоратлары белән бүлеште.

– Быел су коенырга һәм кызынырга гына түгел, шушы гаҗәеп якның барлык почмакларын урап чыгарга дигән максат белән бардык. Абхазиянең башкаласы – Сухум безне чын-чыннан таң калдырды. Гудаута, Пицунда һәм Афон шәһәрләре дә искиткеч кичерешләр бүләк итте. Биредә төрле абхаз тәм-томнары, сыр, әйрәннән авыз иттек. Көньяк кызулыгыннан яшеренер өчен Сухум ботаника бакчасында булдык. Туристлар өчен янә бер кызыклы урын – Сухум маймыллар питомнигы. Кызыма шундый мавыктыргыч һәм соклангыч җирләрне күрсәтә алуыма шатмын. Милли кухня, искиткеч табигать, борынгы храмнар, җир асты мәгарәләре һәм шарлавыклары – Абхазия матурлыгының бер өлеше генә. Монда ялыбыз бик матур үтте. Күлдәге сулар да ачык зәңгәр төсле, читендә аеруча үтә күренмәле, төптәге һәр таш күренеп ята. Яр буенда да ташларның, кабырчыкларның ниндие генә юк! Сочига барырга да бер көнебезне бүлдек. Төнге Сочины күзәттек, Кызыл Акланны күрдек. Кыскасы, ялыбыз белән чиксез канәгатьбез! – ди Резида ханым.


Хөрмәтле укучылар! Ә сез җәегезне ничек үткәрәсез? Кайларда ял итәсез? Фоторәсемнәрегез белән хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллагыз. Көтәбез.


Читайте нас: