Муниципаль район хакимиятендә чираттагы эшкуарлык сәгате үтте. Соңгы вакытта яңа идеяләр, проектлар белән инвесторлар килүе сөендерә. Алар Кушнаренко җиренә озак вакытка һәм җитди проектлар белән килә икән, димәк, безнең район бизнес өчен мавыктыргыч.
Бүгенге очрашуда умартачылык турында мәсьәлә каралды. Шәхси эшкуар Руслан Баскунов умартачылар әзерләү һәм бал кортлары семьялыкларын арттыруга йљз тотып, эшчәнлекнең өстәмә төрләрен үзәкләштерергә тәкъдим итте.
Район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин инвесторларның районга килње, барыннан да элек, яңа эш урыннары булдыру, яшьләрне авылга җәлеп итү булуын билгеләде. Шуңа күрә һәр карарны кабул иткәндә киләчәкне күрә белү мөһим, диде ул.