Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июнь 2019, 12:35

Җинаять хроникасы 17.06-23.06

Җинаять хроникасы

Узган атнада эчке эшләр бөлегендә 131 хәбәр теркәлде, шуларның җидесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 187 очрагы ачыкланды, шуларның 26сы – җәмәгать урыннарында исерек килеш көренњ, өчесе – вак хулиганлык, икесе – административ штрафны төләмәњ. ЮХИДИ бөлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 141 административ беркетмә тљзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән ике кеше тоткарланды.

Караклар йокламый

Кушнаренко авылында төљнлә бер хатынның ВАЗ-21043 автомобиленнән ике тәгәрмәчен салдырып киткәннәр.

Бизәнергә яраталармы?

Район өзәгендәге «Магнит-косметик» кибетеннән парфюмерия товарлары урлау очраклары ешайды. Көптән тњгел бер хатын-кыз ике флакон кыйммәтле хушбуй урлаган иде. Узган атнада да 18 яшьлек Уфа егете дусы белән бергә биредән бизәнњ әйберләре урлап тотыла. Җинаять эше кузгатылды.

Былтыр урлаганны быел хәбәр иткәннәр

Дүрт Уфа кешесе узган елның ноябреннән алып быелның апреленә кадәр чорда аларның «Сәламәтлек» бакчачылык ширкәтендә урнашкан хуҗалыгыннан әйберләрен урлаулары турында полициягә хәбәр итте. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Телефонын югалтып акчасыз калган

35 яшьлек Кушнаренко кешесе кәрәзле телефонын югалта. Тапкан кеше, мобиль банк хезмәтеннән файдаланып, аныћ картасыннан 8 мең сум акчасын урлый.

Кунак булсаң, тыйнак бул

Шимбә һәм якшәмбе кичләрендә кайбер авылларда көчләрен кая куярга белмәгән яшьләр дөмбәсләшә. Бу ямьсез хәлгә районга ялга кайткан кунаклар сәбәпче була. Республика башкаласыннан һәм авыллардан алты кеше тән җәрәхәтләре белән больницага мөљрәҗәгать итә.

Оператор гаепле түгел

Иң кирәкле вакытта кәрәзле телефоныгыз эшләми башласа, операторны тиргәргә ашыкмагыз. Моћарда караклар гаепле булуы ихтимал. Иске Тукмаклы авылы янындагы МТС вышкасыннан кабельне кисеп алганнар.

Картлыгына җитәрме?

ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән 26 яшьлек Әхмәт авылы кешесен тоткарлады. Аның мондый кырын гамәлне беренче тапкыр гына кылмавы ачыкланды. Автомобильдә эчеп йөрњчеләр, гадәттә, картлыкларына барып җитми.

Ялган теркәү өчен

Полиция хезмәткәәрләре бер кушнаренколының Үзбәкстан Республикасы гражданинын ялган теркәвен ачыклады. Тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

*

Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Алкоголь», «Үсмер. Җәй», «Призывник», «Көнкүреш!»һәм башка искәртү чаралары үткәрелә.

Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: