Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2019, 13:23

Бәхетле аналарның берсе

Бәхетле аналарның берсе

Язмамның чираттагы геройлары Каратәкә авылыннан. Алар – Рима һәм Ирек Ялаевлар. 1992 елның 30 апрель иртәсе яшьләрне бер сәгать эчендә ишле гаиләгә әйләндерә. Аларның өч игезәклңре – ике уллары һәм бер кызлары дљньяга килә. Сабыйларга әти-әнисе Руслан, Рөстәм һәм Регина исемнәре бирә.

–Гаиләдә бала туу – акча белән бәяләп булмый торган иң зур байлык ул. Әни булырга әзерләнгән һәр кљнемне хәтерлим. Дусларым бер баланы багу да никадәр авыр булуы турында сөйләде, ә монда берәү түгел, өчәү! Димәк, чыгымнар да өч мәртәбә күбрәк кирәк булачак. Хәер, без Ирек белән авырлыклардан курыкмадык. Аларны шулкадәр көттек! Ирем берьюлы өч сабыйның әтисе булачагы хәбәрен ишетүгә, иреннәре елмаюдан өч тапкыр ныграк киңәйде. Ул барысы да әйбәт булачагы һәм без барысын да ерып чыга алачагыбызга ышаныч белдерде. Кызганычка, ул 2013 елда фаҗигале рәвештә вафат булды. Сабыйларыбыз тугач, безгә иң элек туганнарыбыз һәм якыннарыбыз ярдәм итте. Тату бер гаилә булып яшәдек, – дип сөйләде өч игезәкнең әниләре.

Игезәк Ялаевлар мәктәптән соң төзелеш колледжын тәмамлаганнар. Алга таба Башкорт дәүләт аграр университетында югары белем алалар. Руслан тормыш иптәше Гөлфия белән кызлары Аделина һәм уллары Велмирны тәрбиялиләр. Рөстәм дә хәзер инде ике яшьлек Рамазанның яраткан әтисе, хатыны Раушаниянең сөекле ире. Регина гына тормышлы булырга ашыкмый. Әле минем вакыт җитмәде дип шаяра.

Ялаевларның һәммәсе дә яраткан эшләрендә хезмәт сала. Руслан – «Дорожник» җәмгыятендә хәвефсезлек буенча инженер. Рөстәм – өченче трест төзелеш компаниясенең җитәкчеләренең берсе. Регина республика Росреестры идарәлегендә эшли.

–Мин өч игезәкнең бәхетле әнисе. Өч тапкыр картәни булырга да өлгердем инде. Киленнәрем игезәкләр тапса, бик теләп ярдәм итәчәкмен. Иң мөһиме – балаларым исән-сау булсын, калганы була аның, – ди Рима ханым.

Хөрмәтле укучылар! Игезәк сабыйлар тәрбияләгән танышларыгыз турында 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка хәбәрләрегезне юллагыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: