Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 июнь 2019, 13:45

Бурдан кала, уттан калмый

Гражданнар игътибарына!

Бурдан кала, уттан калмый

Республикада ел саен янгыннарда 300гә якын кеше һәлак була. Утта балаларның янып үлүе аеруча борчый. Соңгы биш елда Башкортстанда янгыннарда 84 бала һәлак булды. Фаҗига белән тәмамланган янгыннарның күпчелеге тљнлә – өлкәннәр һәм балалар йоклаган вакытта була. Шунлыктан ут чыгуны вакытында сизми калалар.

Йорт яки фатирда янгын турында хәбәр иткеч кую – мондый фаҗигаләрне искәртњнең иң нәтиҗәле һәм арзанлы ысулы.

Бөгенге көнгә районда меңнән артык хәбәр иткеч җиһазландырылды. Яңа туган бәбиләре булган, күпбалалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә, социаль хәвеф хәлендәге гаиләләргә бу приборлар бушлай бирелә. Инвалидлар һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар йортларына урнаштыру љчен авыл биләмәсе хакимиятләре љстәмә рәвештә 492 хәбәр иткеч сатып алды. Алар барысы да урнаштырылды.

Агымдагы елның 26 апрелендә хәбәр иткеч эшли башлау нәтиҗәсендә Түбән Акбаш авылында књпбалалы гаиләнең шәхси йортында ут чыгу вакытында ачыклана һәм сњндерелә.

Статистикага ярашлы, янгыннарда кешеләр ешрак ут чыкканны сизми калып, төтенгә һәм искә агуланып үлә. Йортларга янгын турында хәбәр иткечләр кую мондый хәлне искәртәчәк.

Хөрмәтле кушнаренколылар! Гаиләгезнең иминлеге исәбенә экономияләргә тырышмагыз! Янгын турында хәбәр иткечләр куегыз, иске электрүткәргечләрне алыштырыгыз, электр корылмаларының төзеклеген күзәтеп торыгыз. Иң мөһиме – балаларны караучысыз калдырмагыз!

Янгын турында хәбәр иткеч алуга гаризаны муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтындагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә калдырырга, шулай ук 8 (34780) 5-86-99 телефоны аша хакимиятнең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеченә; 8 (34780) 5-77-60 телефоны аша район хакимиятенең кабул итү бүлмәсенә бирергә була.

Моңардан тыш, приборны теркәлгән урының буенча авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать итеп тә алырга мөмкин.

Илшат ИДРИСОВ,

район хакимиятнең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Читайте нас: