Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июнь 2019, 11:35

«Кояшкай» лагеренда

Балалар җәе

«Кояшкай» лагеренда

1нче Кушнаренко урта мәктәбендә һәр елны «Кояшкай» көндезге ял лагере оештырыла. Балалар белән тиешле белеме булган, тәҗрибәле персонал эшли. Сәламәтлек өчен яхшы туклану, хәрәкәт, ял, психологик уңайлылык таләп ителә. Лагерь тәрбиячеләре – безнең мәктәп педагоглары, оста ашнакчылар, шәфкать туташы боларның барысын да тудырырга тырыша. Төрле конкурслар, уеннар, бәйгеләр малайлар һәм кызларның талантларын ачарга ярдәм итә.

Тәрбиячеләр һәм педагог-оештыручы лагерь начальнигы белән бергә алдан ук һәр көнгә эш планы төзеп куйды. Анда саф һавада волейбол, пионербол, футбол кебек хәрәкәтле уеннар, спорт ярышлары, сәламәтлек минутлары һәм башкалар каралган. Аларның һәркайсысы балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм мавыгуларын исәпкә алынып үткәрелә.

Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын хәвефсезлеге темасына әгәмәләр, «Уттан саклан» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханә һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре викторина һәм конкурслар оештырды. «Тау» балалар лагере һәм «Сәламәтлек» физкультура-савыктыру комплексы белән хезмәттәшлек итәбез. Балалар һәркөнне спорт залына һәм бассейнга йөрде.

Быел көндезге лагерьда җидедән унике яшькәчә 255 бала егерме бер көнлек сменада ял итте. Малайлар џәм кызлар һәр минутларын файдалы һәм мавыктыргыч үткәрсен өчен биредә барлык шартлар тудырылды. Сыйныф кабинетлары уңайлы отряд бүлмәләре итеп үзгәртелде. Төрле темаларга стендлар төзелде. Җыр һәм музыка белән шөгыльләнү өчен музыка кабинеты ишекләре һәрвакыт ачык булды.

Йөгерү юлы, баскетбол, волейбол һәм футбол мәйданчыкларыннан балалар өзелмәде.

Йөз кырык урынга исәпләнгән иркен һәм пөхтә мәктәп ашханәсендә ике тапкыр кайнар туклану оештырылды. Балалар иртәнге һәм төшке ашларны бик яратып ашады.

Шәфкать туташы азык блогы эшчәнлеген, балаларның сәламәтлеген көндәлек контрольдә тотты.

Катлаулы тормыш хәлендәге гаиләләр балаларын җәйге ялга мәлеп итүгә җитди игътибар бирелде. Малайлар һәм кызлар смена дәвамында бетмәс-төкәнмәс уңай тәэссоратлар алды, көч туплады.

Гөлназ ГАНИЕВА,

«Кояшкай» лагереның педагог-оештыручысы.


Читайте нас: