Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июнь 2019, 12:55

Вәлитовларның икеләтә бәхете

«Шулкадәр миңа син охшаган»

Вәлитовларның икеләтә бәхете


Урамда игезәкләр белән китеп баручы яшь әнине очратсаң аның ничек сабыйлары белән барын да башкарырга љлгерње хакында сорыйсы килә. Ә җавапта андый мәшәкатьләр кыенлыклар тудырмавы, бары тик икеләтә бәхет кичерү турында ишетњңә ихтимал. Әмма бу сүзләр артында әти-әниләрнең олы хезмәте ята. Иәнәрендә икеләтә ана йөген күтәргәннәр беркайчан да зарланырга яратмый. Алар авырлыклар алдында югалып калмый торган чыдам халык.


1999 елның 17 ноябрендә Карача-Елга авылында гомер кичерүче Эльвира һәм Айдар Вәлитовлар гаиләсендә дә ике игез ир бала дљньяга килә. Илнур әм Илдар тышкы кыяфәтләре белән шулкадәр бер-берсенә охшаган ки, хәтта бњген дә тик якын туганнары гына кемнеә кем булуын ачык әйтә ала.

–Игезәкләр тугач та, башта берникадәр авырга туры килде. Әмма тормыш барына да өйрәтә. Улларым да тыныч булды, төнлә дә чиратлашып уяндылар. Кичләрен эштән соң ирем ярдәмләште. Безнең дә барысы да башка сабый тәрбияләүчеләрнеке кебек булгандыр дип уйлым, нибары икеләтә артыграк књләмдә генә, – дип хатирәләре белән бњлеште Эльвира Вәлитова.

–Улларыгызныә холкы бер-берсенә охшаганмы, әллә һәрберсенеке њзенә бер тљрлеме?

–Игезәкләребез йөз-биткә бик нык охшасалар да, бер њк тормыш шартларында њссәләр дә, бер-берсеннән тулысынча аерылалар. Берсе бик актив, аралашучан, џәрвакыт елмаеп тора. Икенчесе тыныч, бик дәшеп бармый, җитди һәм акыллы, – дип дәвам итте сүзен игезәкләрне әниләре.

Игезәк туган Вәлитовлар Уфаныә бишенче санлы мәктәп-интернатында белем алганнан соң машиналар тљзњ колледжына укырга кергәннәр. Тиздән аны тәмамлыйлар да инде. Илдар армия хезмәтенә әзерләнә, Илнур исә киләсе елда барырга ниятли. Ике туган һәрвакыт спорт, бию белән җитди шљгыльләнә. Бөген дә форсат чыкканда барлык чараларда катнашырга атлыгып торалар. Вәлитовларга тормышларында уңыш һәм бәхет телибез.

Хљрмәтле укучылар! Игезәк балалар тәрбияләгән танышларыгыз турында 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка хәбәрләр юллагыз.

Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: