Яңа көн
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 июнь 2019, 18:24

Штрафны вакытында түләгез

02 искәртә

Штрафны вакытында түләгез

Районда «Бурычлы» профилактик чарасы үткәрелә. Аның барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре элек салынган административ штрафларны законда билгеләнгән срокта түләмәгән кешеләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарттыру белән шөгыльләнәчәк.

Административ штраф аны салу турында карар законлы кљченә кергәннән соң 60 көннән дә соћламый түләнергә тиеш.
Штраф билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта аның икеләтә күләме, ләкин 1000 сумнан да кимрәк булмаган яңа штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр карала.

Агымдагы елның биш аенда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан штрафны вакытында түләмәгән өчен 162 гражданга карата административ беркетмә төзелде. Аларның һәркайсына мең сумнан да ким булмаган штраф салынды. Өч кеше өч тәњлектән ун тәүлеккә кадәр административ кулга алынды. 13 кеше илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тарттырылды.

ЮХИДИ штрафларыннан тыш түләнмәгән административ штрафлар турында мәгълүматны Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 73 адресы буенча 9 нчы кабинетта алырга мөмкин.

Илдар МАНАПОВ,

административ законнарны үтәү буенча инспектор, полиция майоры.


Читайте нас: