Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июнь 2019, 16:53

Карача-Елга елгасыз булмас инде!

Карача-Елга елгасыз булмас инде!

Фото: Резида ФӘРИТОВА фотосы

Авылның исемендә дә, җисемендә дә елга бар. Ул каен урманыннан башланып, бормалана-бормалана агып, авылны буйдан-буйга уза. Кайчандыр аның юлында 8 буа булган. Өлкәннәр "Язгы ташкын алып киткән буаларны елның-елында кул, ат көче белән яңадан буып куя идек", дип хәтерли һәм хәзерге заманда, техник мөмкинлекләр күп булуга карамастан, авыл көтүенә туплауга туктарга, каз-үрдәккә иркенләп йөзәргә буа җитешмәвенә көрсенә иде.

Авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова бу эшне ире Ирек Фәнүс улы белән башлап җибәрделәр. Күптән ерылып, бүген инде агачлар үсеп утырган буа урынын алар икәүләп тазарта башлады. Бераздан аларга сабакташлары Дим Мортазин кушылды, авыл хакимияте, кайбер авылдашлар ярдәмгә килде.

Ниһаять, буага су җыелды. Моңа кадәр зиратны профнастил белән әйләндереп алуны оештыручыларның берсе булган авыл старостасы Эльвира Мәсгуть кызы, буа будыру кебек чын ирләр эшенә ничек җөрьәт итеп тотынуы турында сорашкач, болай диде:

- Әлбәттә, башта бу эшне башкарып чыгачагыма шикләнеп караучылар да булды. Хәзер дә ерылып китмәсме дип шөбһә белдерүчеләр бар. Әмма дәү әниләребез ирләрен сугышка озаткач та авылны буасыз тотмаган, чабаталы аяклары белән тизәкне таптап-таптап буа буган. Ерылса, тагын буарбыз! Карача-Елга елгасыз, буасыз булмас бит инде!

Авыл халкы Эльвира Фәрәхетдиновага рәхмәтле, алар аңа зур өметләр баглый.

Читайте нас: