Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июнь 2019, 17:53

Соняны бик яратабыз

Хайваннар һәм кошлар дөньясында

Соняны бик яратабыз

Таныш булыгыз – шотланд салпы колаклы токымлы мәче Соня.

Бервакыт аларның берсе Мэри Росс исемле ханым кулына эләгә. Җәнлекнең гадәти булмаган кыяфәте аны бик нык кызыксындыра. Белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, ул яңа песи токымын барлыкка китерүгә юл сала: аны кыска йонлы британия мәчесе, ә Сьюзиның әнисен британия күк ата мәчесе белән куша. Нәтиҗәдә дөньяга үзенчәлекле колаклы чын шотланд токымы барлыкка килә.

– Колаклары гына үзенчә түгел аның, холкы да артистократларча. Соня аркасын төз тотарга ярата, арткы тәпиләренә басып, ерактагы җисемнәрне күзәтә. Бу токым югарылыктан курка. Шуңа күрә алар шкафка менү яки тәрәзә пәрдәләре буенча өскә үрмәләүне үз итми. Сонябызны бик яратабыз, – дип сөйләде Дилара Сөнәева.

Сезнең йортта нинди җәнлекләр яши? Фоторәсемнәрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапта көтеп калабыз.

Читайте нас: