Яңа көн
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2019, 18:18

Сезнең онык кайттымы?

Сезнең онык кайттымы?

Ниһаять, җәй дә килеп җитте. Ул безне җылы, кояшлы көннәре белән генә түгел, ә ялга, каникулга кайткан оныклар белән дә сөендерә. Әхмәт авылында гомер итүче Фәнисә Фәхретдинованың оныклары кайтып та җиткән. Данил, Морат һәм Эмилия авыл тормышының нечҗәлекләренә өйрәнеп үсәләр. Балалар ихластан кош-корт карашырга, бакча тәрбияләргә дә булышалар. Соңыннан нәнәләре әзерләгән мул ризыклы өстәл артында гөрләшеп чәйләп алалар. Авылда үзләренә тиң дуслар да табып өлгергәннәр. Ә нәнәләренең күңелендә яңадан-яңа шигъри юллар туа...


Ярышып үсә бергә.

Тавык чүпләп бетмәс эш

Таңнан башлана бездә...

Ярый әле бар оныклар,

Рәхмәт тљшкере сезгә!

Сөенә-сөенә нәнәй

Тәмле сүзләрен тезә.

Дуслар! Фәнисә апаның оныклары авылда, ә сезнекеләр кайттымы? Сездән 8-919-615-74-19 телефонына теркәлгән ватсапка фоторәсемнәрегене көтәбез.


Читайте нас: