Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2019, 17:47

«Көнкүреш» операциясе

Эчке эшләр бүлегендә

«Көнкүреш» операциясе

Район биәмәсендә егерме июньгә кадәр «Көнкүреш» оператив-профилактика чарасы үткәрелә.

Ул авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне искәртүне, көнкүрештә хокук бозучы, спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланучы буларак исәптә торучы кешеләрне, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, аларга карата физик көч кулланган ата-аналарны ачыклауны максат итеп куя.

Акция барышында полиция хезмәткәрләре гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре нигезендә хокук бозучылар, наркоманнар, көнкүреш җинаятьләре өчен хөкем ителүчеләр, социаль хәвеф хәлендәге гаиләләрне тикшерәчәк.

Гаиләдә көч куллану фактлары, спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланучы, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче, аларга карата шәфкатьсезлек күрсәтүче ата-аналар турында белсәгез, 02, 5-87-72, 8-999-741-11-81 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Динас ШӘМСЕТДИНОВ, полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы.

Читайте нас: