Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 Май 2019, 17:30

Хайваннар һәм кошлар дөньясында

Хайваннар һәм кошлар дөньясында

Сирәк очраучы токымлы тавык үрчетү – табышлы бизнесларның берсе. Әмма аның белән һәркем шөгыльләнә алмый. Республикада йомырка салучы гадәти тавыклар үрчетү киң таралган. Алар чыдам, карауда да артык мәшәкать тудырмый. Яхшы тәрбияләгәндә алар өч көнгә ике йомырка да сала.

Дөньядагы барлык тавыкларның нәселе җәңгәл тавыгыннан килә (фотода). Ел саен галимнар бу тавыкларны берничә төрен чыгара. Дөнья йөзендә барлыгы 700 токым барлыгын исәпкә алганда, шуның 100гә якынын Россия территориясендә очратып була. Әмма аларның барысы да хуҗалыкта үрчетелми.

Хөрмәтле укучылар, сезнең арагызда тавык тоткан кешеләр шактыйдыр. Иртәләрен әтәч тавышына уянуларга ни җитә! Әйдәгез, бөтен укучыларыбызга үзегезнең матуркайларыгызны күрсәтегез. Яңа чыккан чебиләре белән эре генә атлаган тавыкны бары җәй генә күзәтәләбез. Ә ул вакыт бик тиз үтә. Иң элек хезмәттәшемнең бүрекле тавыкларының рәсемнәре белән таныштырам. Килешәсездер, алар барысы да шундый матурлар.
Сездән дә 8-919-615-74-19 номерына фоторәсемнәр көтеп калабыз. Тавыкларныкын гена түгел, башка хайван һәм кош-кортларыгызныкын юлласагыз да була.

Читайте нас: