Инвестиция сәгате
Өметле проектлар бар
Каралганннар арасында биш йөз баш сыер малы өчен комплекс, тирес эшкәртү, мал азыгы җитештерњ һәм сөт продукциясен эшкәртү заводы төзү проекты да бар иде. Бу турыда җәмгыятьнең генераль директоры Дамир Хәлиуллин сөйләде. Аның проектын эре фермерларга тәкъдим итәргә булдылар.
«Табыш» җәмгыяте җитәкчесе Ирина Шәяхмәтова Әхмәт авыл биләмәсендә логистика һәм үсеш үзәге төзүне планлаштыра. Ул авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне сәнәгать, энергетика һәм транспорт җирләре категориясенә күчерүдә ярдәм сорый.
«Алга-Алга» авыл хуҗалыгы хәзерләү-сәүдә кооперативы рәисе Редик Шәяхмәтов Яңа Кормаш авылында «Фитоүзәк» ачу проекты белән чыгыш ясады.
Барлык проектлар кызыклы һәм өметле. Алар буенча эшлекле фикер алышу булды. Инвестиция сәгате конкрет йөкләмәләр каралган беркетмә кабул итү белән тәмамланды.
– Һәр пәнҗешәмбе актив, эшлекле кешеләрне идеяләрен бергәләп гамәлгә ашыру турында сөйләшергә чакырабыз, – диде район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.