Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2019, 15:54

Гомере зая үтмәгән

Гомере зая үтмәгән

Альбина Хәмәтҗан кызына югары дәрәҗәдәге эшкә сәләтлелек, егәрлек һәм уңай фикерлелек, ярдәмчеллек һәм ачык йөзлелек, хезмәттәшләре белән ипле аралашу һәм шул ук вакытта үзенә карата таләпчәнлек кебек сыйфатлар хас. Нәкъ моның белән ул әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәт-ихтирамын яулый алды да.

Берничә ел инде ул хаклы ялда. Моңа карамастан, әле дә актив тормыш алып бара. Быел да иҗатын сөючеләргә кызыклы концерт программасы әзерләде һәм 12 апрель кљнне аларны мәдәният-спорт комплексына чакыра. Башкортстан Республикасының атказанган хезмәткәре Альбина Шәрипова һәм аның иҗатташ дуслары катнашлыгындагы концертта Флүрә Үзәнбаева, Рөстәм Вәлиев, Гөлсем Галиева, Раил Биккулов, Филия Әзетдинова, Игнара Арушанян, Радик Шәймөхәммәтов, Резида Сабитова һәм Заһит Камалетдинов чыгыш ясаячак. Уңай хисләр дөньясына күмелеп рәхәтләнеп ял итәсегез килсә, 19 сәгатьтә тамаша залына рәхим итегез!
Читайте нас: