Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 март 2019, 17:23

Апрель Календарьда бу көн 

Апрель
Календарьда бу көн


АпрельЯңарыш
Борынгы римлылар, үзләренең календарындагы икенче айны латинча “перире” (ачылу) сүзеннән алып, “априлис” дип атаган. Чынлап та, бу айда бөтен табигать ачыла.
Апрельдә көннәр тагын да җылына, озыная бара. Ул – яз уртасы, суга бай. Шуңа да аны халыкта “су ае”, дип тә йөртәләр.
Шулай ук апрель авылча “Ала кар ай” (Алагарай), ә татар тәкъвиме буенча “Яңарыш ае” дип тә йөртелә. Чынлап та, табигать яңара, агачлар яфрак яра, үләннәр чыга, тирә-як яшеллеккә күмелә.
Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
1 — Көлке көне.
2 — Миграҗ киче.
3 — Башкорт­стан­ның элекке эчке эшләр министры, Башкорт­станның атказанган юристы, генерал-майор Рауль Фәйрузовның тууына 70 ел.
5 — СССРның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Борис Домашниковның тууына 95 ел.
7 — Суасты көймә­ләрен­дә һәлак булганнарны искә алу көне;
— язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамазан Өметбаевның тууына 95 ел;
— Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган артисты, баянчы, профессор Рәҗәп Шәй­хетдиновка 70 яшь.
8 — Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.
9 — Шагыйрь Рафаил Хәфизовка 70 яшь.
12 — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
13 — Русиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйровага 65 яшь.
14 — Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәр­ләре көне.
16 — СССР Үзәк Башкарма комитеты “Советлар Союзы Герое” исемен булдыру турында карар кабул итүгә 85 ел.
18 — Русиянең хәрби дан көне. Князь Александр Невский җитәкче­легендә урыс гаскәр­ләренең Чуд күлендә немец рыцарьларын җиңү көне (Боз өстендәге сугыш, 1242).
19 — Бәрәат киче.
22 — В. И. Ленин туган көн;
— “Кызыл таң” журналисты, философия фәннәре кандидаты, отставкадагы подполковник, Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Котышевка 95 яшь.
23 — Башкортстан Милли музее оештырылуга 155 ел.
24 — Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көне;
— Русиянең һәм Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Дамир Галимовка 75 яшь.
25 — Педагогия фән­нәре кандидаты, профессор Рәшит Әлмөхәм­мәтовка 85 яшь;
— Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Халыкара Төрки академия академигы Галим Хисамовка 70 яшь.
26 — Радиация һәла­кәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.
27 — Русия парламентаризмы көне.
28 — Җырчы, Татар­станның халык артисты Рафаэль Ильясовка 80 яшь.
30 — Янгыннан саклаучылар көне.

Читайте нас: