Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 гыйнвар 2019, 17:38

Ятимнәр тораклы булды

Социаль яклау

Ятимнәр тораклы булды

2017 елда районда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм 24 бала торак алган иде. Алар өчен фатирлар Кушнаренко авылының Парк, М.Җәлил, М.Гәрәев һәм Линейный урамнарында тљзелде. Узган ел муниципаль район бюджетыннан сигез ятим баланы торак белән тәэмин итү өчен җыенысы 7 миллион 791 мең 408 сум акча бүленде.

Яңа елга аяк басар алдыннан район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев ятим балаларга фатир ачкычлары тапшырды. Алар арасында Илек авылыннан Альмир Гыйрфанов та бар иде. Алар гаиләдә дүрт бала үскән. Өлкән абыйлары Әмир Линейный урамындагы йорттан фатир алган да инде. Альмир да аның белән бер үк подъездда яшәячәк. Апалары Гөлүсә кияүдә, Иске Тукмаклы авылында яши. Төпчекләре Гөлшат Туймазы шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнә.

Аларның әти-әниләре үлгән, дүртесен дә дәүләт үстергән дисәң дә була. Альмир унөч яшьтән унҗиде яшькәчә Чакмагыш балалар йортында тәрбияләнгән. Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжында укып, ташчы һәм эретеп ябыштыручы һөнәрләренә ия булган.

– Үз фатирың булу нинди бәхет! Ул чын-чыннан Яңа ел бүләге булды. Туганнарымны җыя-чакмын,–диде А.Гыйрфанов.

Гљлназ Корбанованы өч яшеннән нәнәсе Әлфия Басыйрова тәрбияләп үстергән. Калтай авылында яшәгәннәр. Кыз ягулык-энергетика колледжын тәмамлаган. Хәзер инде үзенең дә дүрт баласы бар. Гөлназ да фатир алуына бик сљенде.

Шушы ук көнне Динар Хәкимов һәм Алмаз Камилҗановка да фатир ачкычлары тапшырылды.

Район хакимияте башлыгы Р.Нургалиев яңа торак хуҗаларын ихлас тәбрикләде, уңышлар, түземлек, максатларына ирешүләрен теләде.


Читайте нас: