-3 °С
Болытлы
Мәктәпнең талантлы яшь баянчылары халык уен коралларында башкаручыларның халыкара бәйгесендә катнашты. Анда илебезнең утыз җиде төбәгеннән ялгыз башкаручылар һәм коллективлар осталыкларын күрсәтте.
Безнең егетләр үз яшь төркемнәрендә уңышлы чыгыш ясап, призлы урынар алды. Мансур Әхмәдуллин – беренче, Солтан Шакиров, Рамзан Галиев һәм Марсель Казыйханов икенче урыннарга лаек булды.
Моңарда баян сыйныфы укытучы Фидрат Ибәковның да хезмәт өлеше зур. Балаларны һәм укытучыны ихлас тәбриклибез.