Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
17 март 2022, 15:54

Чираттагы җиңү

Бергәләп сөеник Чираттагы җиңү Кушнаренко авылы гимназиясе укучылары үзләренең гыйльми эшләре белән «Фәндә беренче адымнар» дип исемләнгән республика конкурсында катнаштылар.

Чираттагы җиңү
Чираттагы җиңү

 

Айгөл Айбулатова «ЭМ-технологияләр. Туфракны регенерацияләү методы», Юлия Буяк «Дару үләннәре төнәтмәсен тикшерү», Милана Троицкая «Көрәшнең биологик ысулы» темаларына эшләрен тәкъдим итте. Алар «Үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы биотехнологияләре һәм бакчачылык» секциясендә каралды.

Секция катнашучылар иң күбе иде. Анда югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары, мәктәп укучылары үзләренең егерме тугыз гыйльми эшен яклады.

Юлия беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде һәм җиңүче буларак, «БашИнком»нан еллык стипендиягә лаек булды. Айгөл белән Милана конкурста катнашучы сертификаты алды. Бу Башкорт дәүләт университетына укырга кергәндә өстәмә баллар бирә.

Бәйгедә катнашучылар онытылмас тәэссорталар алды. Алар өчен университет буйлап экскурсия үткәрелде. Унынчы-унберенче сыйныфлар укучыларына факультетлар турында җентекле мәгълүмат бирделәр.

 

Чираттагы җиңү
Чираттагы җиңү
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: