-3 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин Зарина Фәрхетдиновага тантаналы шартларда торак төзү яки йорт сатып алуга социаль түләү хокукына таныклык тапшырды.
Зарина – өч бала анасы. Бу көнне ул хис-тойгыларын тыя алмады, ирексездән күзләреннән шатлык яшьләре чыкты.
– Мин ипотекага торак сатып алган идем инде. Шуңа күрә бу акча банкка бурычымны каплауга китәчәк, – диде бәхетле ханым.
Заринаны һәм аның балаларын шушы сөенечле вакыйга белән ихлас котлыйбыз. Районыбызда тагын да бер бәхетле гаилә артты.