Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
22 ноябрь 2021, 11:30

Яңа тормышка ачкыч

Социаль яклау Яңа тормышка ачкыч

Яңа тормышка ачкыч
Яңа тормышка ачкыч

Ятимнәргә һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрњм балаларга фатир ачкычлары тапшырылды. Тантана сәбәпчеләрен район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Азат Исмәгыйлев җылы тәбрикләде һәм аларга яңа фатирларында шатлыклы гомер кичерүләрен теләде.

Луиза Бәдретдинова һәм Оксана Дәүләтгәрәева хәзер күршеләр булып, Базар урамында яшәчәкләр.

Луиза тантанага Үзен тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарган кешеләр белән килгән. Ул унбиш яшеннән Динара һәм Фәрит Гарифуллиннар гаиләсендә тәрбияләнгән. Алар җыенысы сигез баланы тәрбиягә алган. Луиза беренче булып фатирлы булган. Кыз Даян Мурзин исемендәге күппрофильле һәнәри колледжда укый.

Оксана Дәүләтгәрәева Уфада эшли. Узган ел аның туганнары Вадим белән Тимурга Андреевка төбәгендә фатир биргәннәр.

–Үз фатирым булу – зур бәхет инде. Әле укуны тәмамлыйсым бар, аннан белгечлегем буенча эшләрмен дип уйлыйм. һәр көнгә сөенеп, матур яшәү – минем хыялым, – диде Луиза.

Кызларга фатирларны икенчел базардан сатып алганнар. Аларның элекке хуҗалары йорт җиһазларының бер өлешен калдарган. Яшь хуҗаларга фатирларын кирәк-ярак белән тулыландырасы гына калган.

 

Яңа тормышка ачкыч
Яңа тормышка ачкыч
Читайте нас: