Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
22 ноябрь 2021, 11:43

Исемнәрен аклыйлар

Бергәләп сөеник Исемнәрен аклыйлар

Исемнәрен аклыйлар
Исемнәрен аклыйлар

Республикабыз башкаласының шәһәр мәдәният йортында «Башкортстан руслары соборы» төбәк җәмәгать оешмасы һәм Уфа шәһәре хакимияте оештырган «Рус җыры» фестивале үтте.

Иглин, Белорет, Стәрлетамак, Сибай, Мәләвез, Әбҗәлил, Кушнаренко, Дуван районнары, Бөре, Агыйдел, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләренең талантлы һәвәскәр һәм профессиональ иҗат коллективлары – җыр һәм бию ансамбльләре вокаль һәм фольклор ансамбльләр, ялгыз башкаручылар бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Гөлназ Ханнанова җитәкчелегендә Кушнаренко «Соловушки» рус җыры халык ансамбле гала-концертка үтте һәм шушы зур фестивальнең җиңүчесе дип табылды. Үзешчәннәребез исемнәрен аклыйлар – чын сандугачлар кебек җырлыйлар. Аларга яңа иҗади уңышлар телибез.

 

 

Исемнәрен аклыйлар
Исемнәрен аклыйлар
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: