Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
23 август 2021, 12:14

Хыялы тормышка ашты

Бергәләп сөеник Хыялы тормышка ашты

Хыялы тормышка ашты
Хыялы тормышка ашты

Һәр елны район бюджетына 2005 елның 1 гыйнварыннан соң социаль наем килешүләре буенча торакка мохтаҗлар сыйфатында чиратка баскан һәм хроник авыруларның авыр формаларыннан интеккән инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен субвенцияләр бүленә. Быел 1 миллион 729 мең 629 сум акча керде.

Шушы көннәрдә районда бәхетле кешеләр саны тагы да берәүгә артты. Алмаз Галиевка Кушнаренко авылының Линейный урамындагы уңайлыклары булган ике бүлмәле яңа фатир ачкычлары тапшырылды.

Ачкычны тапшырып, муниципаль район башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин Алмазга яңа фатирда озын гомер кичерүен теләде.

–Дәүләт социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга җитди игътибар күрсәтә. Без, үз чиратыбызда, бу ярдәм вакытында барып җитсен өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, – диде Руслан Ринат улы.

Алмаз һәм аның туганнары күрсәткән ярдәмнәре өчен дәүләткә рәхмәт белдерде.

 

Хыялы тормышка ашты
Хыялы тормышка ашты
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: