Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
30 декабрь 2020, 13:21

Бәйрәм күчтәнәчләре

Бергәләп сөеникБәйрәм күчтәнәчләре

Яңа елга аяк басар алдыннан В. Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы районның төп чыршысы янында балалар өчен матур бәйрәм оештырылды.
Малайлар һәм кызларны район хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Фәнил Рамазанов тәбрикләде. Ул 1нче урта мәктәп, гимназия, Иске Камышлы һәм Илек мәктәпләреннән биш уку алдынгысына Башкортстан Республикасы Башлыгыннан Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Локманов шулай ук үзенчәлекле балаларны татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.
Бәйрәмдә катнашучылар театрлаштырылган тамаша карады. Әкият геройлары балаларга могҗиза тудырды һәм шат кәеф бүләк итте.
Читайте нас: