Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
16 декабрь 2020, 11:00

Матур! Киң! Биек!

Бергәләп сөеникМатур! Киң! Биек!

Андреевка төбәгендә яшәүчеләр балалар өчен агачтан ясаган тау нәкъ шундый килеп чыкты.

Кыш – елның әкияти мизгеле. Иң мөһиме – аңардан ләззәт алып калырга кирәк. Таудан шуу – балаларның яраткан шөгыльләреннәнә берсе. Безнең төбәк әле төзелә, үсештә генә. Шуңа күрә балаларга күңел ачу урыннары юк. Район үзәгендәге ял паркына йөрергә туры килә. Ләкин мондый мөмкинлек көн дә булып тормый бит. Әти-әниләр: «Ә ни өчен тауны үзебезгә төземәскә?» – дигән фикергә килделәр һәм социаль челтәрдәге уртак чатта берләштеләр.

Төзелешне башлар алдыннан авыл биләмәсе хакимияте белән киңәшләштек, тау өчен урын сайладык, аның проектын расладык, акча җыйдык һәм материалларга заказ бирдек. Берничә көннән мәйданчыкта эш кайный башлады, аны чүп-чардан тазарттык, ир-егетләр буш вакытларында агач корылма җыйды. «Төзүче» кибете хуҗалары яктырту фонарьлары һәм гирляндалар белән зур ярдәм күрсәтте.

Ниһаять, балалар өчен матур, киң һәм биек тау әзер! Бу көнне биредә ниләр булганын күрсәгез икән! Балалар шау-гљр килеп уйнады, аларның шат көлүләре тынып тормады. Үземнең балачагымдагы шундый тауны исемә төшердем. Бияләйләребез бозланып катканчы, тезләребез күгәргәнче тау шуа идек. Борыннарыбызны усал гына чеметкән Суык бабайдан да курыкмый идек.

Төбәгебездәге малай һәм кызларга шундый зур шатлык бүләк итүдә катнашканһәркемгә ихлас рәхмәт белдерәбез.

Тау мәйданчыгын төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Чыршы куярга, кардан әкият геройларын ясарга уйлыйбыз. Һәр ярдәмне шатланып кабул итәчәкбез!

Аида ШАҺАПОВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: