Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
16 декабрь 2020, 13:45

Илүзә белән горурланабыз!

Бергәләп сөенәбезИлүзә белән горурланабыз!

Республикада Башкорт теле көнен билгеләү кысаларында яхшылардан яхшы студентларга Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендиат дипломнары тапшыру тантанасы үтте. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Бүләкләнүчеләре арасында Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжы студенты Илүзә Әхмәтҗанова да бар иде.

Быелгы уку елында М. Акмулла исемендәге стипендиягә Башкортстан халыклары телләрен өйрәнүдәге, белем алу һәм гыйльми эшчәнлектәге уңышлары өчен югары уку йортларының – биш, һөнәри урта белем бирњ оешмаларының ун студенты лаек булды.

– Ирешкән уңышларымда барлык укытучыларыбыз, аеруча Лариса Усманова һәм Эльмира Хәлиуллинаның ярдәме зур булды. Аларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Исемле стипендия алу зур җаваплылык йөкли, – ди И. Әхмәтҗанова.

Илүзә белән горурланабыз, аңа укуында һәм гыйльми-тикшеренү эшчәнлегендә яңа уңышлар телибез.

Айгөл ИСХАКОВА, укытучы.

Читайте нас: