Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
10 декабрь 2020, 17:25

Укучыларга бүләк

Иганә Укучыларга бүләк

Район уку йортларында төрле дәрәҗәдәге депутатлар еш була.

Күптән түгел БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Локманов һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Иске Тукмаклы урта мәктәбендә булып, укучыларга унбиш пар чаңгы бүләк итте. Кунаклар балаларга шулай ук Яңа ел күчтәнәчләре дә өләште.

Әлеге җәмгыять җитәкчесе булган чагында Альберт Әхмәтшин да бу мәктәпкә егерме пар чаңгы тапшырган иде. Укучылар спортны яраталар, волейбол, баскетбол секцияләрендә теләп шөгыльләнәләр, кышын хоккей уйныйлар. Әлбәттә, чаңгы спортын сөючеләр иң күбе.

Мәртәбәле кунаклар һәм район хакимияте вазыйфасын башкаручы Азат Исмәгыйлев малайлар һәм кызларга укуда һәм спортта уңышлар теләделәр. Мәктәп директоры Наил Шәйхетдинов аларга укучылар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерде.

Читайте нас: