Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
8 декабрь 2020, 11:55

Яңа китап – яңа ачыш

Бергәләп сөеникЯңа китап – яңа ачыш

Китап кеше тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Күп укыган кешенең күңелендә начарлыкка урын калмый, чөнки ул әдәби әсәр ярдәмендә яхшыны яманнан аерырга, үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнә.

Район китапханәләре китапларга бик бай. Ел дәвамында яңадан яңа китаплар даими кайтып тора.

Китап сөючеләргә шатлыклы хәбәребез бар: Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, Башкортстанның атказанган укытучысы, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Зәкәрия кызы Әминеваның өр-яңа китабы чыкты. Ул «Кил син, бәхет!» дип атала.

Талантлы шагыйрәнең һәр шигырендә үзенчәлекле фәлсәфи фикер, матур чагыштырулар, тирән мәгънә ята. Н. Әминеваның шигырьләре – тормышның үзе, күпләребезнең күңелендә яткан гап-гади уй-фикерләрнең оста чагылышы.

Әлеге җыентыгында да ул укучыларына яшәү һәм тормыш мәгънәсе, бәхет һәм мәхәббәт, замандашларыбызның уй-кичерешләре һәм хыял-максатлары турында тирән эчтәлекле шигырьләрен тәкъдим итә. Нәҗибә апаны бу зур шатлыгы белән ихлас котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә безне – китап укучыларны яңадан-яңа шигырьләре белән сөендереп торырга язсын.

Сезне район китапханәсендә көтеп калабыз!

Сөям сине, тормыш!

Тормыш!

Сөям сине,

Син дә мине

Сөясеңдер әле, мөгаен,

Миңа багар өчен офыгыңнан

Кояш көлеп калка көн саен.

Җилең, давылың да бит мине, тормыш,

Кочакларга ашыккан төсле,

Сөям сине янып,

Син дә дип ышанып,

Җирдәге бар гашыйклар төсле…

Айгөл СӘЛИМУЛЛИНА,

үзәк район китапхәнәсенең укучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе.

Читайте нас: