Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
23 ноябрь 2020, 12:25

Исеме бигрәк туры килгән

Рәхмәт сиңа, әни!Исеме бигрәк туры килгән

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.

Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.

Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

* * *

Мин әниемне бик яратам. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ул чибәр, акыллы, ягымлы, исеме дә матур–Гөлназ, үзенә бигрәк туры килгән. Әнием Илек урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, директор урынбасары вазыйфасы да аңа йөкләтелгән. Укучылары белән төрле конкурсларда катнаша.

Әнием бик күп гөлләр үстерә. Безне берсеннән-берсе тәмлерәк телеңне йотарлык ризыклар белән сыйлый. Мин дә аның белән бергә пешеренергә яратам. Гаиләбез белән нәфис фильмнар карыйбыз.

Бәйрәм алдыннан әниемә һәм барлык аналарга ныклы исәнлек, бәхет, гаилә иминлеге телим.

Ләйсән ШӘЙМОРАТОВА, 7нче сыйныф укучысы.

Читайте нас: