Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
2 ноябрь 2020, 17:14

Лаеклы җиңү

Бергәләп сөеникЛаеклы җиңү

Кушнаренко районының «Дорожник» җәмгыяте «Ел салым түләүчесе» республика конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров шул турыда боерыкка кул куйды.

Конкурс Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән бизнесны ачык алып баручы һәм югары салым тәртибе белән аерылып торган уңышлы оешмаларны ачыклау һәм дәртләндерү максатында 2018 елда булдырылган иде.

«Дорожник» җәмгыяте республиканың күп оешмалары арасында «Урта эшкуарлык субъектлары» категориясендә беренче урынга лаек булды. Коллективны лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм эшендэ янадан яна уңышлар телибез.

Читайте нас: