Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
20 октябрь 2020, 16:09

Ачкычлы булды

Бергәшәп сөеникАчкычлы булды

Шушы көннәрдә Альфред Габбасов Кушнаренко авылының Линейный урамында төелгән яңа йорттагы фатирның ачкычларын кулына алды. Район башлыгының иктисад һәм финанслар буенча урынбасары Азат Исмәгыйлев ачкычны тантаналы рәвештә яңа иясенә тапшырды.

Габбасовлар гаиләсе торакка мохтаҗ буларак 2012 елдан, инвалидларны торак белән тәэмин итү исемлегендә 2017 елдан башлап торган.

Фатир бик якты, чиста бизәлешле, барлык коммуникацияләр үткәрелгән һәм тиешле сантехника урнаштырылган. Азат Лиюр улы яңа фатир хуҗаларына ныклы тазалык, бәхет, иминлек һәм шушы торакта озын-озак яшәүләрен теләде.

Район хакимияте, торак алуга чиратта торучы барлык кешеләрне мөмкин кадәр тизрәк торак белән тәэмин итү өчен, планлы эш алып бара.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: