Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
4 сентябрь 2020, 11:42

Виртуаль экскурсия дә булыр

Бергәләп сөеникВиртуаль экскурсия дә булыр

Гүзәл Хәмитова йөзендә район тарих һәм туган якны өйрәнү музее начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемәле виртуаль экскурсияләр төзү проекты белән В. Потанын исемендәге хәйрия фондының грантын яулады.

Финанс ярдәм күләме 187 мең сумны тәшкил итә. Бу акчага кирәкле җиһаз, видеокамера, компьютер сатып алырга, шулай ук белгечләрне җәлеп итәргә ниятлиләр. Проект быелның 1 ноябреннән эшли башлаячак.

Әлеге проектны тормышка ашыргач, теләсә кайсы кеше (начар ишетүчеләр генә түгел) интернетта виртуаль экскурсия ясап, тарихыбыз, туган авылыбыз үткәне белән якыннан таныша алачак.

Гүзәл Расыйх кызы һәм музей коллективын җиңүләре белән ихлас котлыйбыз!

Читайте нас: