Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
4 сентябрь 2020, 16:43

Дипломант булдылар

Бергәләп сөеникДипломант булдылар

Район мәдәният йортының Фидрат Бикмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Сандугач» тальянчылар һәм баянчылар ансамбленең талантлы коллективы соңгы вакытта иҗат сөючеләрне төрле конкурсларда яңадан-яңа җиңүләр белән сөендерә. Бүген дә без янә бер шатлыклы хәбәр алдык: алар Фатыйх Иксанов исемендәге халык музыка уен коралларында уйнаучыларның «Архангель Иксановы фестивале – 2020» ачык район фестиваль-конкурсында II дәрәҗә дипломанты булды. Билгеле сәбәпләр аркасында, чара читтән торып видеоматериаллар буенча узды. Быел ул БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ф. Иксановның тууына 85 ел тулуга багышланган иде.

Конкурста Карелия һәм Башкортстан Республикаларыннан 32 ансамбль һәм 44 ялгыз башкаручы бар иде. Архангел, Белорет, Бишбүләк, Бәләбәй, Дуван, Караидел, Кыйгы, Кушнаренко, Мишкә, Нуриман, Салават, Федоровка районнары, шулай ук Бәләбәй, Благовещенск, Дәүләкән, Октябрьский, Уфа һәм Яңавыл шәһәрләреннән танылган коллективлар катнашты.

Бәйгечеләрнең чыгышларын халык музыка иҗаты өлкәсендәге профессиональ белгечләр, иҗат коллективлары җитәкчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

Район мәдәният йортының «Сандугач» тальянчылар һәм баянчылар ансамблен, аның җитәкчесе Фидрат Бикмөхәммәтовны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Читайте нас: