Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
7 август 2020, 17:14

Югары бүләккә лаек булды

Бергәләп сөеникЮгары бүләккә лаек булды

Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы, Уфа «Нур» татар дәүләт театрының талантлы һәм алыштыргысыз артисткасы Миңнинур Сәетова-Гиззәтуллина Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләгенә лаек булды.


Иске Гомәр авылында туып-үскән сәхнә йолдызына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Югары бүләкне аңа ТРның Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.

Якташыбызны мәртәбәле исеме белән ихлас тәбриклибез! Һәрвакыт шундый максатчан, соклангыч кеше, кирәкле хезмәткәр һәм тамашачыларның яраткан артисткасы булып калуын телибез!

Читайте нас: