Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
23 июль 2020, 13:12

Яңа аппаратуралы булдылар

Бергәләп сөеникЯңа аппаратуралы булдылар

Район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре даими рәвештә төрле республика конкурсларында катнаша. Җәйге чорда да аларның эшчәнлеге туктап тормый, киресенчә, тагы да арта гына.

Интернет киңлекләрендә төрле флешмоб һәм онлайн-бәйгеләрдә катнашучы иҗади карашлы һәм актив якташларыбызны очратырга мөмкин. Шунысы куанычлы, аларның барысы да үз эшләрендә яңа алымнар эзли.

Шушы көннәрдә районыбызның өч мәдәният учагының яңа музыка аппаратурасы алуы хакында шатлыклы хәбәр алдык. Бу – колонка, кабельләр, микшер пультлары, микрофон һәм аның баганасы, ноутбук һәм башка музыка аппаратурасы. Хәзер Канлы авыл клубы, Кувыково һәм Рәсмәкәй авыл мәдәният йортларында чаралар үткәрү өчен барлык кирәк-ярак та бар, димәк. Әлеге шатлыклы хәбәр “Бердәм Россия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу эштә авыл биләмәләре башлыклары Зилә Ялаева һәм Эльвира Кәбирова да зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәтте.

Барлык мәдәният учреждениеләренә яңа иҗади уңышлар телибез.

Читайте нас: