Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
14 июль 2020, 11:13

Батыр исеме бирелде

Шатлыклы хәбәрБатыр исеме бирелде

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән күренекле эшлеклеләрнең истәлеген мәңгеләштерү һәм хөрмәтләү мәсьәләләре буенча Комиссия безнең районның Каршылык күрсәтү Герое, партизан хәрәкәте командиры Даян Мурзин исемен Кушнаренко күппрофильле һәнәри колледжына бирү турындагы үтенечнамәсен карады һәм канәгатьләндерде.

Даян Мурзин 1937-1939 елларда безнең колледжта укый. Ул чакта әлеге уку йорты Кушнаренко педагогия училищесы дип атала. Сугыш башлангач, күпләгән ватандашлары кебек үк, Даян да њз илен якларга фронтка китә. Ул елларда дошман тылында аларга каршы көрәш алып барган каһарманны кыюлыгы һәм хәйләкәрлеге өчен «Кара генерал» дип атыйлар, аңардан фашистлар өркә, ул Гитлерның шәхси дошманына әверелә. Даян Мурзин үзенең батырлыклары өчен 86 орден һәм медаль ала, Чехословакия герое, ун чех һәм словак шәһәре, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины исеменә лаек була.

Дан-шөһрәткә күмелүенә карамастан, Даян Мурзин Кушнаренко педагогия училищесында укыган елларын да онытмый һәм берничә тапкыр туган уку йортына кайта.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында безнең колледжка шундый легендар кеше исеме бирелүе безнең район өчен зур мәртәбә.

Хәзер кушнаренклылар бу вакыйга турында балаларына да, районыбыз кунакларына да горурланып сөйли алачак.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: