Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
16 апрель 2020, 12:49

Күңелле дә, файдалы да булды

Һөнәр юнәлешеКүңелле дә, файдалы да булды

Россиянең утыз өч төбәгеннән килгән малайлар һәм кызлар ике атна дәвамында «Осталар шәһәре» юнәлеше буенча укыдык. Аның барышында һөнәр юнәлеше буенча тестлар үттек, үзебезне кызыксындырган компетенцияләрне сайладык, «Һәнәрләр алышы» конкурсында актив катнаштык.

Производствога өйрәтү мастерлары безне эшче һөнәрләр компетенцияләре белән таныштырды, заманча җиһазларда эшләргә өйрәтте, бай тәҗрибәләрен уртаклашты һәм үз-үзебезне камилләштерүгә рухландырды.

Бер генә буш минутыбыз да булмады. Көн булачак һөнәрләр компетенцияләреннән башланды, аннан махсус белем бирү модульләрендә үзебезне кызыксындырган программалар буенча шөгыльләндек. Көннең икенче яртысы команда эшенең сыйфатын үстерү буенча программаларга бай булды. Кичләрен мавыктыргыч тематик чаралар көтте.

Бу үзәккә эләгә алуыма бик сөенәм. Ниһаять, чын-чыннан кызыклы һөнәрләр белән таныштым. Бәлки, шуларның берсен сайлармын да әле. Илебезнең төрле төбәкләреннән күп дуслар таптым. Командада эшләү тәҗрибәсе тупладым.

Айнур НӘБИЯРОВ,

1нче Кушнаренко урта мәктәбенећ 11 сыйныф укучысы.

Читайте нас: