Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
30 март 2020, 13:58

Төпле белем күрсәттеләр

Бергәләп сөеникТөпле белем күрсәттеләр

Бергәләп сөеник

Төпле белем күрсәттеләр

Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжының дүртенче курс студентлары Алена Якимова һәм Анжелика Никитина Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының Уфада үткән төбәк этабында катнашты.
Кызлар Уфа, Стәрлетамак, Салават, Благовещен, Бәләбәй, Бөре, Туймазы, Сибай шәһәрләре һәм тугыз районның уку йортлары студентлары арасында яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Алена Якимова – «Көтеп алынган укытучы», Анжелика Никитина «Һәнәргә адым» номинацияләрендә җиңү яуладылар һәм Мактау грамотасына лаек булдылар.
Аларны ихлас тәбриклибез!

Айгөл ИСХАКОВА.

Читайте нас: