Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
29 гыйнвар 2020, 17:32

Яшьлекнең онытылмас мизгеле

Студент тормышыЯшьлекнең онытылмас мизгелеБезнең Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжында күп төрле чаралар үткәрелеп тора.

Студент тормышы

Яшьлекнең онытылмас мизгеле

Узган ел ахырында «Башлангыч сыйныфта укыту» белгечлеге буенча икенче курста укучы Чулпан Килмөхәммәтова һәм мин (җитәкчеләр Айгөл Исхакова, Гөлфинә Фәттахова) Халыкара дөнья халыклары телләре фестиваленә бардык. Анда Башкортстан, Россия төбәкләре уку йортларыннан 500дән артык вәкил, Ангола, Вьетнам, Египет, Һиндстан, Конго, Сенегал, Палестина, Йемен, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән студентлар катнашты. Чыгышлар барышында без төрле телләрнең ничек яңгыравын ишеттек, хәтта берничә сүз һәм җөмлә отып алдык, бу илләрнең мәдәнияте һәм йолалары турында күп нәрсә белдек.

Күптән түгел колледжда Студентлар көнен билгеләдек. Төркем кураторлары бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Чара күңелле уеннар, бәйге, конкурслар, бергәләп чәй эчү белән тәмамланды. Һәркайсыбыз үзен чын студент итеп тойды.

Студент елларыгызның кадерен белегез! Соңыннан бик теләсәгез дә, аларны кайтарып булмый!

Валерия АРСЛАНОВА, талибә.

Читайте нас: