Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
21 гыйнвар 2020, 11:00

Изге эшләр генә эшлик

Бергәләп сөеникИзге эшләр генә эшликУфа шәһәрен үстерү җәмәгать фонды үткәргән «Кыш бабайга хат проектында җиңүчеләр арасында без, Сәет авылыннан Луиза һәм Илвир Гәрәевләр дә, бар идек.

Бергәләп сөеник

Изге эшләр генә эшлик

Уфа шәһәрен үстерү җәмәгать фонды үткәргән «Кыш бабайга хат проектында җиңүчеләр арасында без, Сәет авылыннан Луиза һәм Илвир Гәрәевләр дә, бар идек.

Мондый хокукка ия булыр өчен ел дәвамында бары тик изге гамәлләр генә эшләргә тырыштык. Мәктәптә, авылда, районда үткән төрле чараларда, конкурсларда катнаштык, әти-әнигә, нәнәйгә ярдәмләштек.

Кылган яхшылыкларыбыз турында Кыш бабайга хат яздык, төрле фотосурәтләр дә җибәрдек. Җиңүчеләр исемлегендә үзебезне күреп, бик шатландык.

Бәйрәмгә Уфа шәһәр мәдәният сараена җыелдык. Тамаша безнең өчен тылсымлы әкият кебек булды. Монда рәхәтләнеп күңел ачтык, үзебезне конкурсларда һәм осталык дәресләрендә сынап карадык, әйлән-бәйлән уйнадык. Безгә татлы күчтәнәчләр, музей, кинотеатрга чакыру кәгазьләре бирделәр.

Быел туксан супер җиңүче билгеләнде. Алар арасында без дә бар идек. Җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче илебезнең баш Кыш бабаеннан грамота һәм бүләк тапшырдылар.

Без бу бәйрәмдә бишенче ел рәттән катнашабыз. Анда алып барган әти-әниебезгә рәхмәтебез зур. Районда һәр баланың изге гамәлләр кылуын, яхшы укуларын телибез.

Луиза һәм Илвир ГӘРӘЕВЛАР. Сәет авылы.

Читайте нас: